Турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин ачып җибәрде. Аннан генерал-майор Владимир Монстренко, республиканың сугыш инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә зыян күрүчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев спортчыларны сәламләделәр. Рөстәм Шәйхетдиновка һәм Илшат Сөләймановка район хакимиятенең истәлекле бүләкләре тапшырылды. "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбль башкаруында җырлар яңгырады.Турнирда, районыбызның "Медик", "Алпар" һәм "Әлки" җыелма командасыннан тыш, күрше Алексеевск, Нурлат, Спас районнары волейболчылары да көч сынашты. Уенчылар бер-берсенә аз гына да йомшаклык күрсәтмәде, һәркем җиңүгә омтылды.
Киеренке ярышлардан соң дүрт команда лидер калды. Алар үзара өч призлы урынга дәгъва кылып уйнадылар. "Алпар" командасын 2:0 исәбе белән җиңеп, "Медик" өченче урынга лаек булды.