Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Мәктәптә укучы ун баланың барысының да әти-әниләре катнашкан. Жюри әгъзалары – тәрбиячеләр Әлфия Зыятдинова һәм Рәмзия Билалова һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торган. Марат, Гөлшат һәм Әдилә Мусиннар, Рамил, Энҗе, Рәнис Фәттаховлар иң спорт сөюче гаилә исемлегенә лаек булганнар. Әнвәр Гөлсинә, Альмир Рәхимҗановлар һәм Илнур, Эльвира, Фирүзә Фәракшиннар гаиләләре дә бүләксез калмаган. Бу кичәне укучылар концерты, Искәндәр Мәрдегалләмовның әниләр турында җыры бизәгән. Әти-әниләр исеменнән Әнвәр Рәхимҗанов спорт бәйрәмен оештырган укытучылар Хәйретдинова Гөлшат белән Фәттахова Гөлфирәгә рәхмәт әйткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International