Билбау көрәше буенча Әлки районы көрәшчеләре республикада икенче урынны яулады.

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Бәйгедә  республиканың 20 районыннын 1995-1997 елларда туган 140  егет һәм кыз бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин, Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов беренче урыннарны алдылар. Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы), Рәмис Миндубаев (Базарлы Матак), Руслан Нуртдинов (Базарлы Матак) – икенче урында. Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова, Регина Нуртдинова, Ландыш Хисмәтова өченче урынга лаек булдылар. Гомумкоманда зачетында исә районыбыз көрәшчеләренә икенче  урын бирелде.

Бәйгедә беренче урынны яулаган егетләребез 12-16 мартта Башкортстанда үтәчәк Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International