Базарлы Матак һәм Татар Суксуы авылларында төлкеләр йорттагы эткә һәм сыерга ташланган

2015 елның 6 марты, җомга
Ике очракта да  төлкеләр качып өлгергән. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре әлеге эткә һәм сыерга котыру чиренә каршы вакцина ясаганнар, каннарын анализга озатканнар, каралты-кураларда дезинфекция үткәргәннәр. Районда төлкеләрне аулау буенча махсус аучылар бригадасы эшли. Алар берничә авыл җирлеге территориясендә дистәдән артык төлкене юк иткәннәр. Районда бу эш дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International