Ә менә “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы ярминкәгә 3 тонна бәрәңге, 200 кг кишер китергәннәр. Тяминов Артур әйтүенчә, бәрәңге бик әйбәт саклана, аны рәхәтләнеп саталар, Казан ашханәләренә дә илтәләр икән.
–Орлыклык бәрәңге дә алып килгән идек тә, иртәрәк ахры, алучы күренми. Бераздан сорап үк килә башларлар, билгеле, анда инде үзебездән артмаячак,– ди егет.
Ярминкәдә печән, бодай, арпа кебек терлек, кош-корт азыгы да җитәрлек булды. Ә Карга клубы хезмәткәрләре Гөлчирә Хәсәншина, Айсылу Кәримова, Флера Яхина теләгән һәркемне самовар чәе, кайнар коймак белән сыйладылар.
Бик күңелле һәм бай булды бәйрәм ярминкәсе. Табыннарны баетуга өлеш керткәннәре өчен оештыручыларга да, катнашучыларга да рәхмәт әйттеләр сатып алучылар.