–Әйе, дөрес әйтәсез,–дип ризалашты ул. –Мин ел ярым шөгыльләнәм инде. Ансат түгел. Шул арада кулымны да сындырып алдым. Дүрт ай көрәшне онытып торырга туры килде. Әнием кызганды инде, әллә соң ташлыйсыңмы, ди. Юк, мәйтәм, чемпион булмыйча туктамыйм. Россия беренчелегендә көрәшче кыз бар иде, көндәшем, шуны бик тә җиңәсем килгән иде.
–Җиңдеңме соң?
–Регинага аның белән бил алышырга туры килмәде, ул кыз башка үлчәү категориясенә күчте,–дип сүзгә кушыла тренер Илдар Әхмиров. –Ил беренчелегендә җиңү яулады.