Әлки районның барлык белем йортларында да каникулның беренче көненнән мәктәп яны лагерьлары эшли

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Аларда  беренче сменада 440 бала – нигездә башлангыч сыйныфлар укучылары ял итә. Сигез мәктәптә икенче смена да булачак. Балалар спорт бәйгеләрендә катнашалар, рәсем ясауда ярышалар, музейларга, экскурсияләргә йөриләр. Аларны туклыклы, тәмле ашаталар.

22 мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьлары да оештырылган. Анда 5-9 сыйныфлар укучылары йөри. Балалар көннең бер өлешен мәктәпнең  яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасында эшләп үткәрәләр, бүтән кайбер хезмәтләр дә башкаралар. Ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә дә вакытлары кала.

Киләсе атна башында инде “Яшь имәннәр” савыктыру лагере да балалар өчен ишекләрен ача. Биредә дүрт смена эшләр дип көтелә. Һәр сменада 45  малай һәм кыз ял итәчәк.

Сигез укучы Анапага Кара диңгез буенда ял итәргә китәргә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International