Әлки районы ДЮСШ командасы футбол буенча республика чемпионатында уңышлы старт алды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Әлеге чемпионатта 1998 елгы һәм яшьрәк малайлар көч сынаша. Бу атна башында тренер Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге безнең команда чемпионатның беренче этабыннан ике җиңү яулап кайтты. Байлар Сабасы  футболчыларын безнекеләр 4:0, ә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 4:2 исәбе белән оттылар. Яшь футболчыларыбызның беренче уеннардан ук үзләрен күрсәтүе бик сөенечле. Ә командада Юхмачы авылыннан килеп уйнаучы Айрат Мисбахов (ул быел 9 сыйныф тәмамлады) чемпионатның иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. Ике уен барышында көндәшләр капкасына ул дүрт туп кертте. Айрат белән «Рубин» футбол клубы тренерлары да кызыксына башлаган. Бу көннәрдә Айрат анда осталыгын күрсәтергә барырга тиеш.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International