Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ике келәмдә – ике батыр
2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Көрәш тәмамлангач минем янга бер җанатар йөгереп килде дә:
–Район хуҗаларына рәхмәт әйтегез әле,–ди. –Кунакка кайтучыларны аерым көрәштергән өчен. Югыйсә, шәһәрдән тренерлар белән махсус шөгыльләнеп, күнекмәләр алып кайталар да безнең авыл егетләре белән бил алышалар. Алай, билгеле, көчләр тигез булмый.
Әйе, быел көрәш ике келәмдә барды. Беренчесендә Әлки егетләре бил алышты, икенчесе кунакларга бирелде.
Милли көрәш яратучылар хәтерлидер – берара безнең Сабан туенда олылар арасында ярышка чыгарырлык үз ир-атларыбыз калмады. Шунда спорт залларында милли көрәш секцияләрен тагын да җанлырак эшләтү бурычы куелган иде. Инде менә кечкенәдән татарча көрәш алымнарын өйрәнеп үскән яшьләребез өлкәннәр арасында чыгыш ясый башлады.
Быелгы Сабан туенда кискен көрәш бәйгесен нәкъ менә алар тудырды. Рәхмәт егетләребезгә – алар бәйрәмгә өлге итеп алырлык матур бизәкләр өстәделәр.
Бәйге гадәттәгечә алдагы көнге кичке Сабантуйда яшүсмерләр арасында барган ярышның дәвамы белән башланды. Яшь көрәшчеләребезнең финалга чыкканнары Сабан туеның төп мәйданында меңләгән тамашачылар алдында үзенең көчен, осталыгын исбатларга тиеш иде.
Алга китеп шуны әйтәсем килә: көрәшкә тавыш көчәйткеч аша ярышның баш хөкемдары Рамис Вафин аңлатма биреп барды. Кайсы очракта очко бирелә, кайчан штраф игълан ителә – барысы да кагыйдәләр нигезендә эшләнде, халыкка җиткерелеп торды. Шуңа да көрәш барышында зур ризасызлыклар тумады диярлек. Ә инде туганы, авылдашы җиңсен дип җан атып утыручыларның вакыт-вакыт үзләренә контрольне югалтып, зур эмоцияләр белән мәйданга йөгереп чыгуы – бу бәйрәмдә гадәти күренеш.
Келәмнәрдә кызу кояш астында сәгатьләр буе Айтуган Вафин һәм Илмир Шәмсетдинов хөкемдарлык иттеләр. Аларның үҗәтлеге, принципиальлеге һәм сабырлыгы да мактауга лаек.
Гадәттәгечә мәйданга иң элек кечкенә көрәшчеләребез чыкты. Бу 28 килограммга кадәргеләр. Аларның җитезлеге, көндәшен тизрәк җиңәргә омтылуы күзгә ташланып тора. Алар бик самими, бер хәрәмләшү, хәйләләү юк. Бу авырлык үлчәмендә Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин бик оста көрәште. Ул, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, җиңүчеләр пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.
Милли көрәш районыбызда рус, чуаш халкы өчен дә яраткан спорт төренә әйләнеп бара. Әнә Алексей Сардулов, Максим Иванов, Станислав Ферапонтов, Кирилл Родионов, Николай Ерыганов үз үлчәмнәрендә күпме көндәшләреннән өстен чыгып призлы урыннарны яуладылар.
Яшьләр көрәшендә Татар Борнае, Яңа Салман егетләре күп катнашты. Яшүсмерләр арасында абсолют батыр исемен Ришат Сәгыйров (Базарлы Матак) яулады.
Ир-егетләр биш үлчәмдә көч сынашты. 65 килограммга кадәр авырлыкта Рамис Миндубаевка (Базарлы Матак) тиңнәр юк. Рамис инде ничә еллар Сабан туенда үз үлчәмендә батыр кала. Ул келәмдә озак маташмый – көндәшен бик тиз һәм матур итеп сыртына сала да башкалар көрәшкәнне рәхәтләнеп күзәтеп утыра.
70 килограммда Алмаз Хафизов үзен танытты. 75 килограммда исә инде дистә еллар көрәшүче яшь егетебез Алмаз Хәмидуллинга каршы торырлыклар булмады. 85 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында Югары Әлкидән Фердинанд Багауов батыр калды. Фердинанд та бала чактан күз алдыбызда бил алышып үсте һәм өметле көрәшче булып җитеште. Хәзер инде Алмаз да, Фердинанд та студентлар.
Ә менә авыр үлчәмдә келәмгә заманында Сабантуйларда батыр калган, соңгы елларда көрәштән читләшеп торган Ринас Насыйбуллин чыкты. Ул Ташбилге егете, "КШ-Агро"да баш белгеч. Ринас быел янә үзенең көчле беләкле нык егет булуын раслады – башта үз үлчәмендә җиңде, аннан баш батыр калды. Мәйдан түренә бәйләнгән тәкәне аның җилкәсенә салдылар. Йөз килодан артык авырлыктагы Ринасны иптәшләре, көрәшен яратып күзәткән тамашачылар күккә чөеп тә алдылар.
Кунаклар келәмендә исә баш батыр исемен Югары Әлки егете, бүген Әлмәт шәһәрендә яшәүче Фәнил Минһаҗев алды. Фәнилгә туган районы Сабан туена кайтып матур көрәш күрсәткәне өчен аерым рәхмәтләр ирештерик. Ул инде профессиональ спорттан киткән. Ә менә районның көрәш мәйданына чыгып, безгә кунак булып кайткан күп кенә көндәшләре белән көрәшеп нинди матур мизгелләр бүләк итте. Фәнил районыбызның бик күп Сабан туйлары абсолют батыры. Аны әле киләсе Сабан туйларында да күрербез дип өметләнеп калабыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде.
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде
Татарча диктантта катнаш!
Татарча диктантта катнаш!
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз