Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Авыл атлары ярышның бизәге булды
2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Халык инде биредә бихисап җыелган. Ипподром трибунасы тулган, ат чабышы уза торган киртәләгән юлның бер ягы буеннан-буена халык белән мыж итеп тора.
Әлеге тамашаны һәр елдагыча кызык һәм мавыктыргыч итеп алып баручы Рифкать Сәгъдиев, узышлар менә-менә башлана, дип, халыкка таралмый көтәргә куша.
Дөресен әйтик, атлар узышын яратып караучыларны көттереп ялыктырдык бу юлы. Менә сәгать беренче яртыга авышканда Сабантуйга килгән зур кунаклар төп трибунада урын алдылар. Ат чабышының баш хөкемдары Идрис Хәмитов беренче ярышка старт бирде.
Иң элек 1600 метрлы дистанциядә юртаклар узышы булды. Бу бәйгедә "Алексеевскдорстрой"дан дүрт ат катнашты. Шулай ук күрше Спас, Аксубай районнарыннан берәр экипаж бар иде. Без, билгеле инде, үзебезнең "Хузангай" җәмгыяте юртагы һәм аның җайдагы Гомәр Баһавиев өчен җан аттык.
Күпләр Сабан туен нәкъ менә ат чабышын карар өчен көтеп ала. Юртаклар машина тизлеге белән тамашачылар трибунасы яныннан беренче әйләнеш ясап узганда халыкның аларга ничек кул чабып көч бирүен күрсәгез икән! Мондый тамаша эчендә үзеңә кайнарга кирәк шул.
Менә юртакларыбыз берничә минуттан янә әйләнеп килеп финиш сызыгын да үттеләр. Алар арасында беренче урынны җитез аргамагы белән Аксубай егете Александр Борисов яулады. Икенче, өченче урыннар "Алексеевскдорстрой" егетләренә насыйп булды.
Инде безнең өчен иң якын, иң газиз ярышка – авыл атлары узышына старт бирелергә тора. Алар ике километр озынлыктагы дистанциядә узышалар. Әлеге бәйгедә 11 чабышкы катнашты. Иң мөһиме, биредә барысы да диярлек Әлки атлары узышты. Аларны ике төркемгә бүлеп чаптырдылар. Трибуна янә урыныннан купты. Үз туганы, авылдашы өчен җан атучылар да, бөтенләй таныш булмаган бахбайларны һәм җайдакларны үз итеп көч биреп торучылар да бар иде. "Әйдә-әйдә, кызуырак, булдырасың!" дигән тавышлардан, ярыш рухыннан трибуналар гөр килеп торды.
Дистанция озын, иң чыныккан, күнекмә алган чабышкылар гына ул араны тизлекне югалтмый үтә алды шул. Нәтиҗәдә Түбән Әлкидән Айдар Хәкимов үзенең Малыш кушаматлы аты белән бу бәйгедә беренчелекне яулады. Икенче булып финиш сызыгын шул ук авылдан Салават Ишмуратов Сандугачы белән узды. Өченче урында – Алексеевскидан Каприз чабышкысы белән Евгений Павликов.
Ат чабышы карарга яратучыларны тагын бер кызыклы ярымчиста көтә иде әле. Бу юлы "старт" сызыгына ярымчиста нәселле (полукровный) атлар тезелеп басты. Монда инде Әлки атлары юк. Шулай да без үзебез ошаткан иң матур атка көч-куәт биреп тордык.
Нәселле атлар ярышы үзенә бер матур уза. Болар инде спорт өчен тәрбияләнгән маллар. Алар озын торыклары, уйнаклап торган матур гәүдәләре белән үк мәхәббәтеңне яулый.
Менә ярышка старт бирелде, атлар тузан болыты күтәреп алга ыргылды. Кем әйтә "13" саны бәхетсез дип… Нәкъ 13 нче номерлы чабышкы узышта беренче урынны яулады. Алексеевскидан Владимир Александров иярләгән Галочка иде бу. Икенче булып Балык Бистәсеннән Илһам Закиров килде. Өченче – Аксубайдан Әгъләм Гайнуллин.
Электән килгән традиция буенча, җиңү яулый алмаган атларның тезгененә ак яулыклар да бәйләнде. Моңа өстәп, узышта катнашкан һәр җайдакка бүләкләр бирелде. Билгеле инде, бүләкләрнең саллысы атлар чабышында призлы урыннар яулаучыларга тапшырылды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде.
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде
Татарча диктантта катнаш!
Татарча диктантта катнаш!
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз