Зур базарны ябалармы?

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Укучыбыз соравына район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Ринас Сәлахов җавап бирде. 
Базарны ябу яисә аның урынын үзгәртү турында бернинди карар да кабул ителгәне юк. Аңа әлкилеләр ияләште. Чынлап та, базар авыл халкы арасында кулай бәяләре, товар төрлелеге белән популяр. Ә менә шушы мәйданда машина кую урыны оештыру турында планнар бар. Чөнки җомга көнне биредә бик күп машина җыела, кайберәүләр транспортларын юл буена куя, хәрәкәткә комачаулык тудыра. Ә башка үзгәрешләр якын арада көтелми,–дип ышандыра җитәкче
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International