Иртәгә – Медицина хезмәткәрләре көне

2015 елның 20 июне, шимбә

Чын күңелдән сезне профессиональ бәйрәмебез – медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә, күпьеллык традиция буенча, сәламәтлек саклау системасы профессиональ бәйрәмен – Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Медик – үзенчәлекле профессия, ул югары әхлаклылык, кешеләрне ихластан ярата белүне һәм кеше гомере, сәламәтлеге өчен зур җаваплылык таләп итә.

Коллегалар! Сезгә  үзегезгә дә саулык-сәламәтлек, ныклык, оптимистлык, тормышыгызда бәхет, тыныч төннәр һәм  югалтулар әрнүе хафаламаган көннәр телим. Эшегезнең һәр минутында кешеләргә файда китерүегезгә беркайчан да икеләнергә туры килмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International