12 мең ярым газета-журнал алдырабыз

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Район почта элемтәсе участогы газета-журналларга язылу планын республикада беренчеләрдән булып һәм арттырып үтәде. Барысы 12 мең 501 данә матбугат басмасына подписка рәсмиләштерелде. Шуның 5626 данәсе – район газетасы.. Почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова әйтүенчә, барлык элемтә бүлекчәләре дә җиткерелгән планны үтәгән. Ә Иске Камка, Чуаш Шәпкәсе, Апак, Иске Чаллы, Иске Хурада бүлекчәләрендә матбугатка язылу аеруча әйбәт оештырылган.

Р.S. “Татарстан почтасы” 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясен 3 июльгә кадәр озайтты. Димәк, ниндидер сәбәпләр белән  үзләре теләгән газета-журналларга языла алмый калучылар моны әле киләсе атнаның җомгасына кадәр эшли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International