Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында печәнне дә, сенажны да мулдан хәзерлиләр
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Шул ук вакытта район оешмалары, авыл җирлекләре советлары мал азыгы хәзерләүгә үз өлешен кертә. Алар тырышлыгы белән 39 тонна яфрак азык һәм дару үләннәре кышкы саклауга куелган инде.
"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында сенаж салу эшләре зур темп алган. "Үзәк Әлки", "Көньяк Әлки" филиаллары беренчеләрдән булып сенаж хәзерләүне төгәлләде.
Район буенча 39,8 мең тонна сенаж салынган. Шуңа өстәп 3 мең тонна печән хәзерләнгән.
–Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны 26 июньгә тәмамлау бурычы куелды. Хәзер яхшы сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт. Ә менә яңгырлар булмау безнең өчен бик тә кыенлыклар тудыра. Һава торышы үзгәрмәсә, бу киләсе уңышка тискәре йогынты ясамый калмас шул,–диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев.
«Көнбатыш Әлки» филиалына караган "Иске Матак" отрядында да механизаторлар җиң сызганып печән хәзерлиләр. Иске Матак авылы белән янәшә басуда "Маг Дон" агрегатында Павел Падюшов күпьеллык үләннәрне ектырып бара. Аның артыннан Алексей Волостнов печәнне әйләндереп куе теземнәргә берләштерү хезмәтендә. Тырыш механизаторга печәнне рулоннарга кысып җыйнау да йөкләнгән. Илшат Галәүтдинов "Ягуар 850" җыйгыч-ваклагыч комбайнында яшел массаны Югары Матак авылы янәшәсендәге азык базасына озата бара.
Биредә Ришат Латыйпов һәм Илмир Шәймарданов печән кырыннан алынган яшел олауларны зур егәрлекле К-700, К-744 тракторлары белән тыгызлыйлар.
–Массаны тиз һәм ныклап тутырганда гына сыйфатлы сенаж барлыкка килә,–ди Илмир.
Печәнгә азык хәзерләүчеләр атна-ун көн элек төшкән булганнар. Инде менә 1200 тонна сыйдырышлы базны тутырып, бүген-иртәгә кышкы саклауга каплап та куячакларын әйтә механизаторлар.
"Иске Матак", "Ташбилге", "Тахтала" отрядларын берләштерүче "Көнбатыш Әлки" филиалы чагыштырмача күптән түгел оешкан булса да, эшләре бик көйле бара. Печән хәзерләү белән беррәттән механизаторлар көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртәләр, пар җирләрен дисклыйлар. Тик менә механизаторлар җитешмәү эштә кыенлыклар тудыра, ди җитәкчеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
23.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде.
Район барлык мәктәпләрендә антитеррорист иминлеген үткәрелде
Татарча диктантта катнаш!
Татарча диктантта катнаш!
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 2026 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз