Быел сентябрьдә узасы Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатларын праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. Илебездә беренче тапкыр Татарстанда партия төбәкнең иң югары җитәкчесе вазыйфасына кандидат тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгать оешмаларына ышанып тапшырды.
Газета укучыларыбызга мәгълүм булганча, 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы Президент праймеризында катнашу өчен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Әлеге берләшмәләр арасында республиканың ветераннар оешмалары, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, Фермерлар ассоциациясе, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе һ.б. бар.
Иҗтимагый оешмалар тарафыннан праймеризда катнашу өчен тагын өч кандидат тәкъдим ителде. Алар – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.
Иртәгә узачак праймеризда сайлаучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидат арасыннан өчесен сайлап алачаклар. Июль башында булачак "Бердәм Россия" конференциясендә партия, праймериз йомгакларын исәпкә алып, республика Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк.
Праймеризның зур бинада – Теннис академиясендә узуы бу чараның масштабы белән аңлатыла. Анда күп санда сайлаучылар һәм чакырылган кунаклар катнашачак. Кандидатларның сайлаучылар белән очрашуын өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары күзәтәчәк.