Әлки районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу төгәлләнү алдында

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Нибары 60 гектар мәйданда чаптырасы җир калды. Күпъеллык үләннәр 2212 гектарда – печәнгә, 6593 гектарда сенаж өчен чабып алынды.

Авыл халкы да үз хуҗалыгындагы терлекләр өчен кышлатуга азык хәзерләү белән мәшгуль. Урман, елга буйларында, болынлыкларда өлгереп җиткән яшел үләнне чабучылар бик күп. Шәхси хуҗалыклар  кышкыга әлегә 3,3 мең тонна печән хәзерләгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International