Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Суда хәвеф сагалый
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Быелгы аномаль югары температуралы һава торышы күпләрне ясалма сулыкларга, елга һәм күлләргә әйди, билгеле. Суда гомерләр өзелү нигезендә коенучыларның саклык кагыйдәләрен үтәмәве, коену өчен махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннар булмавы аркасында килеп чыга, ди белгечләр һәм коткаручылар. Ә бездә нинди вәзгыять?
–Районыбызда рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган су коену урыннары юк,–ди Татарстанда Нурлат, Аксубай районнары буенча "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегенең баш белгече Алмаз Абзалов. –Пляж ул ял итү урыны гына. Махсус урыннарда исә медицина хезмәткәрләре дежур торырга, коткару посты, коткару җиһазлары, коенырга яраклы урынны күрсәтүче сигнал калкавычлары урнаштырылырга, суның төбе тикшерелгән, чиста булырга тиеш. Бездә авыл җирлекләре башлыкларына куркыныч урыннарда коенуны тыючы махсус билгеләр урнаштыру бурычы йөкләнде.
–Димәк, бездә коенырга рөхсәт ителгән сулыклар бөтенләй юк?
–Әйе. Рәсми рөхсәт бирелгән коену урыннары булдыру күп акча сорый. Район бюджетында моңа средстволар каралмаган,– ди Алмаз Фәйзрахманович. –Аннан соң, җиһазланган урынмы, түгелме – андагы су билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш. Әйтик, микробларның, химик кушылмаларның нормадан артмавы зарур.
Бүлек хезмәткәрләре Чирмешән елгасыннан, Мәүләшә, Базарлы Матак буаларыннан холерага каршы су пробаларын һәрдаим алып торалар икән.
–Район сулыкларында үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның суы кеше өчен зарарлы түгел, – дип белдерде районның баш санитар табибы.
–Халык бит рәсми рөхсәт ителмәгән дип тормый, эссе көннәрдә сулыклар коенучылар белән тулы була. Сез коенучылар бәла-казага юлыкмасын өчен нинди киңәшләрегезне җиткерер идегез?
–Ата-аналар балаларын үзләрен генә су коенырга җибәрергә ярамавын истә тотсыннар иде. Сабыйларның кайберләре йөзә белми, икенче берәүләре уйный-уйный тирәнгә кергәнен дә сизми кала. Тирәнлеген белмәгән сулыкларга гомумән кермәскә кирәк. Кояшта кызынганнан соң су коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзүнең исә аңны югалтуга сәбәпче булуы ихтимал.
Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге әйдәүче консультанты Рәшит Дәүләтшин да коенучыларга үз киңәшләрен җиткерә
–Коену өчен сулыкның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы яисә вак ташлы урынын сайлагыз. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын, ди ул. – Кояш чамадан тыш кыздырганда – көндезге 12 дән 16 сәгатькә чаклы – вакытны өйдә яисә күләгәдә уздырырга тырышыгыз. Елгага килү белән суга ташланырга ярамый. Тепмератураның кискен үзгәрүе кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин.Таныш түгел урыннарда тирәнгә чуму катгый тыела. Чөнки сулык төбендә еш кына очлы зур ташлар, тимер-томыр калдыклары, ботаклы бүрәнәләр була. Су төбендә ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.
Су буенда спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны бигрәк тә куркыныч сагалый.
–Эчәсе килүне басам дип бер генә кружка сыра эчсәгез дә суга якын да бармагыз,–ди Рәшит Дәүләтшин. –Алкоголь хәрәкәт координациясен чикли, контрольне киметә. Спиртлы эчемлекләр куллану йөрәккә һәм кан тамырына зур йогынты ясап, суда көзән җыерса су төбенә киткәнеңне көт тә тор.
Әйе, бу сүзләрнең хаклыгын тормыш фаҗига очраклары белән раслап тора. Статистика мәгълүматларына караганда, батып үлүчеләрнең күпчелеге айнык булмый. Быел 23 июнь көнне Әлмәт районының бер авылында исерек хәлдәге әтисе үзенең 8 яшьлек улын йөзәргә өйрәтәм дип суга алып төшә. Суга баш белән чумгач икесе дә бүтән йөзеп чыкмыйлар. Әйдәгез, без дә су кергәндә саклык чаралары хакында онытмыйк. Коену фаҗига белән тәмамланмасын өчен аек баш белән эш итик.
Ә сез кайда коенасыз?
Замир Сөнгатуллин,
төзүче, Базарлы Матак авылы:
–Эссе бер көнне ике баламны җитәкләп Базарлы Матак буасына су коенырга барган идем. Андагы чүп-чарга исем китте. Ирексездән, бездә халык бигрәк тәртипсез икән, дип уйлап куясың. Хәер, чүп-чар оясы булган җирдә кеше үз артыннан җыештырмый инде. Берәр тапкыр тәртип салып, чүплек савытлары куйсаң, бәлки монда да чисталык сакланыр иде.
Улым су коенганда аягы пыялага киселде. Буа төбендә ботак-чатаклар, пыяла кисәкләре күп икән. Хәтеремдә, Базарлы Матак мәктәбендә укыганда һәр елны буаның суын җибәргәч, аның яр буйларын без, укучылар, чистартып чыга идек. Бәлки шул эшне кабат яңартыргадыр. Халык бит эсседә су коену урыны эзләп аптырый. Шунда ук бала-чага өчен берничә машина ком китереп аударсаң да әйбәт булыр иде. Болар әллә ни чыгым сорый торган эш түгел бит.
Айнур Гибадуллин,
Яңа Чаллы авылы:
–Хурада янындагы буада, Балаганда (Солдат күле), Яңа һәм Иске Чаллы авыллары янәшәсендәге күлләрдә коенабыз дусларым белән. Быел су бик тә җылы. Сулыклар инде яшелләнә башлаган иде, соңгы көннәрдә явып киткән яңгырлар бик әйбәт булды, сулар чистарды. Кайбер тәртипсез кешеләр елга буйларында үзләреннән соң чүп-чар ташлап калдыра. Бу бер дә килешә торган эш түгел инде.
Илшат Гатауллин,
Базарлы Матак авылы:
–Безнең Базарлы Матак буасы коенучылар өчен бик җайлы. Төбе сөзәк, комы да бар. Биредә табигать тә матур, балыкчылар өчен дә урын җитәрлек. Тик менә буаның ярлары ишелә бара. Бу шуннан узучы юлга да зыян китерә. Ярларны ныгыту чарасын күрәсе иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Ил президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте - ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Ил президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте - ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз