Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бер күрешү – үзе бер гомер
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Авылыбызда узган барлык чаралар хәер-дога белән башлана. Биредә дә беренче булып сүз Карга авылы имамы Ирек хәзрәткә бирелде. Аның фатыйхасыннан соң шушы авылда туып үскән депутатыбыз, бу бәйрәмне оештыручы Фоат Вәлиев, аннан район җитәкчесе Александр Никошин, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев авылдашларны бәйрәм белән котлап, матур ял итүләрен теләделәр. Милли киемле кызларыбыз, борынгыдан килгән гадәт буенча, ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән барлык кайткан кунакларны, авылдашларны каршы алдылар, мәйдандагы халыкны сыйладылар.
Җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче юмор осталары Ядкәр белән Таһир авыл бәйрәмен җырлап та, биеп тә, сөйләп тә җанландырып алып бардылар.
Мондый бәйрәмнәрдә гадәттә авылның иң уңганнары, тормышында иң истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтүчеләре ачыклана. Бу юлы да "Авылның иң өлкән кешеләре", "Лаеклы ялга чыгучылар", "Яңа туган балалар", "Юбилярлар", "Иңгә-иң куеп күп еллар бергә яшәүче гаиләләр", "Яшь гаиләләр", "Яхшы укучылар", "Армия сафларында хезмәт итеп кайтучы егетләр", "Яңа өйгә керүчеләр" номинацияләре буенча бик күп каргалылар сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Һәр номинация җиңүчеләрен бүләкләү көчле алкышлар, җылы сүзләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Барлык өлкәннәребез мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында кунак булдылар.
Мәйданда уен-ярышлар да кызганнан-кызды. Милли көрәшкә, гер күтәрүчеләргә, биек колгага менүчеләргә, кул көрәштерүчеләргә игътибар аеруча зур булды. Чабыштан кайтучы атларны да халык түземсезлек белән көтеп, ярату һәм соклану белән каршы алды.
Мәйданда оештырылган төрле күңелле уен-ярышларда катнашучыларның да исәбе-хисабы булмады.
Безнең Карга авылы халкы хезмәт сөючән, тырыш, уңган. Авыл бәйрәмендә авылдашлар күңелле итеп ял да итә белүләрен, тапкырлык-зирәклекләрен, көчле һәм җитез булуларын тагын бер кат исбатладылар.
Айсылу
Кәримова,
китапханәче.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
20.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз