Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бик сагындым сине, туган Әлки як
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Әмма авыл кырыендагы зиратның коймаларын алыштыру бик күп чыгымнар сорый, халык җыйган сумма гына һич җитәрлек булмый. Шунда авылдашларына Әлмәттә яшәүче Фәрит Шакиров ярдәм кулы суза: ул, эшне тиз тотып, кирәкле материалларын да кайтарта, эшчеләр алып килеп, зиратның тирә-ягын бик матур зәңгәр тимер рәшәткәләр белән тоттырып та куя. Әмма берничә дистә метр арада әлегә иске коймалар торып кала, анысын халыктан җыйган акчага эшләтергә булалар.
–Авылыбызда бүгенге көндә нигездә картлар гына гомер итә. Аларның мондый эшкә көчләре җитми, билгеле. Шуңа күрә без читтә яшәүче авылдашларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Менә шунда авыл көне үткәрү турында фикер туды,–дип сөйли Фәрит Гыйматдинов.
Әйтергә генә ансат. Татар Мулласы – тарихы озын, данлы булса да, дөресен әйтик, бетү ягына бара торган авылларыбызның берсе, биредә туып-үскән егет-кызлар күптән читкә таралган. Бик күп нәселләрнең кайтып дога кылырлык нигез ташлары да сакланмаган. Әмма Фәритнең теләген иң якыннары – гаиләсе, сеңелләре күтәреп ала. Ике-өч ай әзерләнеп, тиешле кешеләр белән сөйләшеп, район хакимиятеннән рөхсәт алып, Гыйматдиновлар 6 июньгә авыл көнен билгелиләр. Күп тырышлык куярга туры килә аларга. Авылның тәмле сулы чишмә башын чистартып, кунак кабул итәрлек ясап куялар. Төрле якларга хәбәр тараталар. Казанда яшәүче Гыйматдинов Рөстәм абыйлары, әлеге дә баягы Фәрит әфәнде Шакиров ярдәме, әмма нигездә үз тырышлыклары белән бөтен әзерлек мәшәкатьләрен ерып чыгалар.
–Бәйрәм иртәсендә ничек дулкынланганыбызны белсәң! Кайтырлармы авылдашлар, барысы да әйбәт булырмы, дип бик борчылдык. Рәхмәт авылыбыз көнен күтәреп алучыларга, кайтып, сагынуларын бастырган, авылыбызны бер генә көн булса да җанландырып киткән егет-кызларыбызга,–диләр апалы-сеңелле Халидә белән Гөлсинә Гыйматдиновлар (кыз чактагы фамилияләре).
Бәйрәм 6 июньдә, төштән соң башланып китте. Зур казанда хәләл сарык итеннән пылау пешә, табаларда коймак чыжылдый, ә озын өстәлләргә кунаклар күчтәнәчләрен тезә.
Кайтасы-киләсе кеше җыелып беткәч, Халидә белән Гөлсинә кулларына микрофон алдылар. Халидә сүзен Коръән сурәсе белән башлады, оныгы Халик Әхмәтов, аны дәвам итеп, шулай ук берничә сурә укыды. Микрофон бер дә буш тормады: Рөстәм ага Гыйматдинов, Фәрит Камалов, Сафия апа Кәримова, Фәрбизә апа Сәгъдиева, Фәрит Шакиров, Наил Нуретдинов, Сания апа Гыйматдинова һәм башкалар авылдашларын шушы эчкерсез очрашу белән котладылар, оештыручыларга җылы сүзләрен әйттеләр. Ә Мәдинә Насыйбуллина, Клара Гайсина, Талия Сәхиева җырлап та бирделәр, Фәрит Шакиров гармунда уйнады. Район мәдәният йортында эшләүче Рифат Садыйков та матур җырларын бүләк итте.
Бик күңелле, эчкерсез очрашу булды бу: килгән бер кунакны гөрләшеп каршы алдылар, яшьлек дусларын танып сөенделәр, өлкәннәрне яратып, сагынып кочакка ук алдылар. Ә хуҗалар кунакларны пылау, чишмә суыннан чәй белән сыйладылар.
Бераз акча да җыелды очрашуда. Аларны зират тирәсен тотып бетерүгә, әгәр артса, мәчетне төзекләндерүгә тотарга килештеләр. Авылдашларның сөйләшер сүзләре бик күп икән, очрашу озак дәвам итте. Киләсе елга да оештырыгыз әле, кайтыр идек, бик сагынабыз бит авылны диеште кунаклар. Кем белә, бәлки, быелгы башлангыч дәвамлы булыр?…
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Ил президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте - ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Ил президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте - ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз