Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә Әлки районы Балалар иҗат йортында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" акциясе үткәрелде

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Каникулның иң кызган чагы булуга карамастан, балалар иҗат йортының тамаша залы укучылар белән тулы иде. Урамда кояшлы җәйге көн ымсындырып торганда  балаларның озаклап нотык, үгет-нәсихәт тыңлап утырасы  килми, билгеле. Оештыручылар да моны исәпкә алган. Биредә чыгышлар флеш-моб, уен-викториналар белән аралашып барды.
Районда беренчеләрдән булып Чуаш Борнае урта мәктәбе "Мөстәкыйль балалар" ("Самостоятелные дети") наркотикларга каршы проекты буенча эшли башлаган иде. Соңгы елларда тагын берничә мәктәп әлеге проектка кушылды. Аларның – Базарлы Матак, Борискино, Түбән Әлки, Хузангай, Чиябаш мәктәпләре укучыларының сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чыгышлары, флеш-моблар залда утыручыларда кызыксыну уятты. 
Чараны алып баручы, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Әлфия Шагалиева үткәргән сәламәт яшәү рәвеше турындагы викторина да балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров наркотикларның яшь организмга үтергеч тәэсире турындагы әңгәмәсен балалар өчен үтемле итеп үткәрергә тырышты.
–Яңа буын наркотикларны кулга төшерү шактый җиңел. Әмма алар күпкә куркынычрак,–диде табиб һәм укучыларны наркотиклар ятьмәсенә эләгүдән сакланырга өндәде. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нурания Заһидуллина, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова, наркотикларга каршы район комиссиясе секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина һәм башка чыгыш ясаучылар балаларны  наркотиклар, тәмәке тарту, эчүчелек кебек яман гадәтләр турында кисәттеләр, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирергә чакырдылар.  
Бу акциянең укучыларга тәрбияви тәэсире булмый калмас, дип ышанасы килә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International