Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районы Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
2015 елның 6 июле, дүшәмбе
–Бу ФАП мин белгәннән бирле алтынчы йортка күчә инде. Элеккеләре агач биналарда, салкын, шыксыз булып хәтердә калган,–ди Алпар авылына Ютазы районыннан килен булып төшеп, гомеренең 44 елын балаларга башлангыч белем бирүгә багышлаган Нәзимә Сәгъдиева. –Монысының нигезе озын гомерле булыр инде. Курчак өе кебек матур, бөтен шартына китереп төзеделәр.
ФАПта хезмәт куючы Сания Гыйматдинова белән Гөлсинә Гайфуллинаны да мактап телгә алды Нәзимә апа. Ачык йөзлеләр, тәмле сүзлеләр, куллары да алтын, ди.
Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сания Гыйматдинова турында мактау сүзләрен без еш ишетәбез. Халык авыл җыеннарында да бертавыштан диярлек Сания ханымга рәхмәтләрен укый, редакциягә хат юллап, шылтыратып аңа җылы сүзләрен ирештерүчеләр дә бар.
Авыл кешесе хастаханә юлын таптарга бик яратмый шул. Йорттагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкате, мал-туары да аның сәламәтлеген беренче чиратта кайгырту мөмкинлеген чикли. Ә авыл медпункты кул астында гына. Анда теләсә кайчан сугылырга, дәвасын, киңәшен алып чыгарга була. Шуңа да авыл халкы ФАПны якын итә.
Модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ике Алпар һәм Татар Мулла авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Авыл кешеләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тиздән биредә модульле ветеринария пункты төзү дә күздә тотылуын хәбәр итте.
–Бүген авылларыбыз республика лидеры Рөстәм Миңнехановның зирәк сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә зур яңарыш кичерә. Президент программаларын уңышлы тормышка ашырып, район авылларында бер-бер артлы яңа социаль объектлар сафка баса,–дип билгеләп үтте Александр Никошин.
–Авылларда модульле ФАПлар төзү программасы дүртенче ел эшли. Шушы чорда республикада бу ел ахырына кадәр 305 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылачак,–ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. –Тагын 1300 ФАП бинасына, шул исәптән сезнең районда да, капиталь ремонт ясадык. Бу авылда медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту, халыкка якынайту өчен эшләнә.
Авыл мулласы Әсхәт Ибәтов сүз алып, бөтен халык исеменнән куаныч һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
–Без сугыш чоры балалары, күп михнәт күргән буын. Авыл җирендә бүгенге тормыш җәннәткә тиң. Табыннарыбыз мул, кием-салым җитеш. Шөкер кылып яшәргә генә,–диде аксакал һәм дога кылып яңа ФАП нигезенә тынычлык-бәрәкәт, илебезгә иминлек теләде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина авыл халкын яңа ФАП ачылу белән тәбрикләде, бинаны сыйфатлы итеп корып чыккан "Строитель и К" предприятиесе төзүчеләренә рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан бинаның хуҗалары Сания Гыйматдинова һәм Гөлсинә Гайфуллина кунакларны үзләренең күп шартлар тудырылган яңа эш урыннары белән таныштырдылар. Иркен коридор, заманча эшләнгән кабул итү, процедура бүлмәләре, яңа җиһазлар – болар барысы да авыл кешеләренә уңайлыклар тудыруга, медицина хезмәтен яхшыртуга хезмәт итәр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим: 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр.
Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим: 2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр.
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланганчы бер атнадан аз гына артык вакыт кала.
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланганчы бер атнадан аз гына артык вакыт кала.
22.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
22.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
20
апрель, 2026 ел
21.04.2026 га ашыгыч кисәтү
21.04.2026 га ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз