Әлки район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре, яшьләр командалары арасында футбол буенча район чемпионаты дәвам итә

2015 елның 7 июле, сишәмбе
3 июльдә аның икенче туры үткәрелде. “Локомотив” һәм “Нократ” командалары көндәшләре “Агроколледж” белән  “Болгар”ны 3:0 исәбе белән җиңделәр. “Чирмешән” “Батыр”га 0:4 исәбе белән бирелде. “Старт”-“Актай” очрашуы 3:3 исәбе белән төгәлләнде. “Ракета”ның 7 тубына “Каскад” 4 туп белән генә җавап бирде. Ә “Ротор” “Зенит”ка 2:4 исәбе белән җиңелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International