Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яшь җырчы үсә
2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Бәйге шартлары буенча балаларның чыгышын, шул исәптән теге яки бу артистка охшатып җырлавын видеога яздырып, радиога җибәрергә кирәк иде. Әлеге видеоязмалар радионың контакттагы төркеменә урнаштырылып, шунда тавыш бирү оештырылды. Гадел өчен 545 кеше тавыш бирде (шулкадәр "лайк" җыйды).
Конкурска йомгак ясалгач, өч призлы урынны алган җиңүчеләрне бөтен гаиләләре белән "Болгар" радиосына чакырдылар. Анда Гадел әнисе белән туры эфирга чыкты. Шул ук көнне "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында алар катнашында сюжет та күрсәтелде. Җиңүче балаларга бүләкләр дә бихисап булган: "Салават күпере" журналына яздыру, Казан Кремленә икешәр билет, зоопаркта балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнашу (Гадел анда җырлаган да), ел буе зоопаркка бушлай керергә сертификат… Кыскасы, Гадел Казаннан бик рухланып кайткан.
Хәер, төрле концертларда ясаган чыгышлары буенча район үзәге тамашачыларының күбесе бу җырчы малайны яхшы беләдер. Гадел сәхнәдә үзен иркен, матур тота, аның артистлык осталыгы бәхәссез.
–Быел яз коллективыбыз куйган концертта Гадел дә җырлаган иде. Ул анда үзенең иң яраткан җырын –Фирдүс Тямаевның "Сайра,сандугач!"ын башкарды,–дип сөйли малайның әнисе, муниципаль район советының кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Чулпан Гатауллина. –"Болгар" радиосы бәйге игълан иткәч, хезмәттәшләрем аның чыгышы белән видеоязманы конкурска җибәрергә кыстый башладылар. Кызык өчен генә юллаган идек, Гаделнең җырлавын радио тыңлаучылар бик яраткан да әнә. Аның өчен тавыш биргән барлык райондашларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәм.
Гадел сөйләшүдән дә элек җырлый башлаган. Аның иң яраткан шөгыле – җырлау, иң үз иткән уенчыклары да музыка белән бәйле икән. Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Ришат Фазлыйәхмәтов җырларын бик ярата, аларны бик тиз отып алып, җырлап йөри. Балалар бакчасында сабыйлар өчен язылган җырларны да яратып башкара ди. Узган ел Гадел балалар музыка мәктәбендә бәләкәй балалар өчен оештырылган төркемгә йөреп тә шөгыльләнгән. Аның чыгышын "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә дә әзерләгән булганнар, әмма салкын тиеп авырып китүе аркасында анда катнаша алмаган.
Гадел татарча да, русча да бик матур сөйли һәм оста җырлый. Гомумән, Айрат белән Чулпан Гатауллиннар балаларына беренче чиратта туган телне өйрәтү бурычын куйганнар.
–Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез,–ди Чулпан Ришатовна. – Дәү әти, дәү әниләре дә оныклары белән туган телдә генә аралаша. Улларыбыз русча да әйбәт беләләр. Ә инде үзен, нәсел-нәсәбен һәм милләтен хөрмәт иткән һәр кеше туган телдә иркен һәм дөрес сөйләшә белергә тиеш, дип исәплибез.
–Үскәч кем булырга телисең?–дигән соравыбызга Гадел бер дә икеләнмичә:
–Артист булам!–дип җавап бирде. Уңышлар аңа!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
21.04.2026 га ашыгыч кисәтү
21.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Электрон янчыктан акча юкка чыкса, нишләргә? Кулланучының эш тәртибе һәм хокуклары
Электрон янчыктан акча юкка чыкса, нишләргә? Кулланучының эш тәртибе һәм хокуклары
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга заявкалар кабул ителә башлады
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга заявкалар кабул ителә башлады
Әлки муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Әлки муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз