Көпә-көндез мунчаның эченә ут каба. Янгын сүндерүчеләр көче һәм авыл халкы ярдәме белән ялкынны чигенергә мәҗбүр итәләр. Әмма мунчаның эче шактый янып өлгерә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясе ясаган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, хуҗалар мунчаны миче төзек булмаган хәлдә файдаланганнар, ут шул сәбәпле чыккан икән.