Яңа бакча вакытында өлгерер

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Әлеге бакча кышын төзелә башлаган иде. Ике катлы бинаны районыбызда мәгълүм “Төзелеш” җәмгыяте сала. Бу көннәрдә бакчаның түбәсен ябалар. Аның тәрәзәләре куелган, стеналары, түшәмнәре штукатурланган. Инде идәнен эшли башлаганнар. Шулай ук электр кертү эшләре төгәлләнү алдында. Хәзер вентиляция, канализация, җылылык системасын ясыйлар. Прораб Садик Ясаев әйтүенчә, балалар бакчасы төзелеше график нигезендә бара. Әлеге объектны файдалануга тапшыру срогы быелның август ае. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка барлык эшләрне дә төгәлләргә җыеналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International