Музейда – кооперация экспонатлары

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Кайчандыр халыкны кием-салым, азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү тулысы белән кооперация хезмәткәрләре җаваплылыгында иде. Билгеле, ул вакытта бәяләр дә бүгенгедәй уйнамады – тотрыклы булды. Дөрес, дефицит, ягъни кирәкле товарлар җитешмәү дигән михнәт кенә халыкны җәфалады. Ә кооперация хезмәткәрләре иң кечкенә авылларда яшәүче халыкны да беренче кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итәргә тырышты.

Озак еллар район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән Петр Шувалов, ветеран кооператор Гөлсинә Дәүлиева үзләренең кызыклы экспонатларын музейга бүләк иткәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International