Милеккә салымны сайтта исәпләргә була

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Физик затлар милкенә салым салуның яңа тәртибенең үзенчәлекләре, салым ставкалары турында сайтның "Физик затлар милкенә салым 2016" дигән яңа бүлегендә белергә, шунда ук күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат алырга була. Физик затларның 2015 елгы милкенә 2016 елда түләнергә тиешле  салым суммасын  "Физик затларның милкенә салымны кадастр бәясеннән чыгып алдан исәпләү" сервисыннан файдаланып санарга мөмкин. Моның өчен физик затларның күчемсез милек объектларының инвентарьлаштыру, кадастр бәясе, объектның мәйданы, салым ставкасы  турында мәгълүматың булу зарур. Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе белән Росреестр органнарында, шулай ук Росреестрның www.rosreestr.ru сайтында яисә Татарстан җир һәм милек министрлыгының   www.mzio.tatarstan.ru сайтында танышырга була. 2015 елга физик затлар милкенә  салым ставкалары турында мәгълүматны "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" сервисы ярдәмендә алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International