Район хакимияте һәм “Роспотребнадзор” оешмасы адресларына кешеләрдән әлеге хәлдән зарланып язган хатлар керә. Шуларның берсендә район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасы янында этләрнең өер-өер йөрүләре, балаларны, хәтта ата-аналарны да куркытулары турында язылган.
Әлеге фактларга нигезләнеп, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты урамнарда йөргән иясез этләргә каршы җитди көрәш башлаган. Дүрт аяклы өй сакчыгызны югалтасыгыз килмәсә, аны бәйдә тотыгыз.