Мәктәп букчасын бүләк итеп бирәчәкләр

2015 елның 18 июле, шимбә

Һәр елдагыча, беренче сыйныфка керәчәк укучыларны (ә алар барлыгы 217 әү) бушлай портфельләр белән Хәйруллинның Хәйрия фонды тәэмин итәргә әзер. Фонд шулай ук 28 спорт костюмы да вәгъдә итә.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та иң кечкенә укучыларны портфельләр белән сөендерәчәген белдерде. Һәм, билгеле инде, оешмалар да читтә калмаячак. Инде Татарстан казначылыгы, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, 40 нчы аптека, Чуаш Кичүе авыл җирлеге советы, район музее, балалар иҗаты йорты, мәгариф идарәсе һәм “Кайгырту” үзәге берәр, Әлки коммуналь челтәрләре ике букча әзерләп тә куйганнар. Портфельләрне август башында ияләренә – нәни укучыларга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International