5 сентябрьдә аны тантаналы рәвештә файдалануга тапшырырга әзерлиләр. Кичә мәдәният йортына 13 миллион сумнан артык бәягә аппаратура һәм башка төрле җиһазлар кайтарылды. Биредә заманча тавыш һәм яктылык системасы урнаштырылачак. Бәясе 9 миллион сум тәшкил иткән бу катлаулы аппаратураны белгечләр монтажлауга керештеләр дә инде.
Бу көннәрдә тамаша залында утыргычларны да куя башлыйлар. Аннары сәхнәне киендерәчәкләр, түгәрәкләр өчен дигән бүлмәләрне җиһазлаячаклар.
Мәдәният йортын төп подрядчы – “Алексеевскдорстрой-сервис” оешмасы төзүчеләре барлык эшләрне вакытында тәмамлау өчен көн-төн диярлек эшлиләр.