Почта хезмәткәрләре Сабан туе

2015 елның 27 июле, дүшәмбе

Бәйрәм Иске Әлмәт авылы янында үтте. Анда бездән 26 почта хезмәткәре катнашкан. Алдынгы почта бүлекләре, хат ташучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Районара почта элемтәсенең Нурлат узелы җитәкчесе Рәфис Ногуманов Әлки почтальоннарының әйбәт эшләвен аерым билгеләп үткән.

Сабантуй булгач, анда колгага менү, капчык белән сугышу кебек ярышлар да үткәрелгән. Почта хезмәткәрләренә бәйрәм бик охшаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International