Кандидатлар документлар тапшыра

2015 елның 2 августы, якшәмбе

Бездә барлыгы 49 участок сайлау комиссиясе эшли, аларның рәисләре, рәис урынбасарлары һәм секретарьлары белән укулар үткәрелде. Укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре уздырган. Район үзәк сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, сайлау көнендә 162 округ буенча җирле муниципаль органнар депутатлары сайланачак. 31 июльгә 160 кешедән депутатлыкка кандидат документлары кабул ителгән. Документлар 14 июльдә кабул ителә башлады һәм ул 3 авгкстка кадәр дәвам итә.

Участок сайлау комиссияләре тавыш бирүчеләр исемлекләрен кат-кат тикшерәләр. Алты участокта сайлаулар электрон тавыш бирү ысулы белән үтәчәк. 


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International