Ахырдан хуҗаларның 5 мең сум акчалары югалуы мәгълүм була.
Чегәннәр өйгә кереп хуҗа хатыннан эчәргә су сораганнар. Су алып чыкканчы чегәннәрнең берсе өйдән акча урларга өлгерә. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Әгъләм Тукмаков чегәннәрне өйгә түгел, хәтта йортка да кертмәскә, алар белән гомумән сөйләшмәскә киңәш итә. Әгәр авылда чегәннәр яисә башка шикле кешеләр күренә икән, бу турыда кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.