Районның бары дүрт авылына асфальт юл керми калган иде. Бүген инде аларның берсе – Иске Тумбага асфальтланган юл да барып җитәчәк, күпер дә булачак дип ышандыра алабыз. Чирмешән аша тимер-бетон күпер төзелеше яңа гына башланды. Тумбалылар моны бик шатланып көтеп алдылар. Язгы ташу чорында авыл бөтенләй юлдан өзелә иде. Каракүлдән Иске Тумбага чаклы кыр-урман юлы гына бар, ул да яз-көз айларында үтә алмаслыкка әйләнә.
Күперне әлкилеләргә яхшы таныш “Алексеевскмостстрой” җәмгыяте төзи. Җәмгыятьнең генераль директоры Рөстәм Вәлиев әйтүенчә, бу атнада ук күпернең субайларын кага башлыйлар. Күпернең тимер-бетон конструкциясе 54 метр озынлыкта булачак. Бер үк вакытта Каракүл-Иске Тумба арасындагы 8 километрлы юлны төзү өчен документлар әзерләнә. Моны “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте башкара.