Көзге чәчүгә керештеләр

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Уҗым культуралары чәчү өчен 10 августтан 5 сентябрьгә кадәр чор иң кулай вакыт санала. Быел республика безнең игенчеләр алдына 24,5 мең гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычын куя. Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көзге чәчү мәйданын 26 мең гектарга җиткерергә ниятли. Аның төп өлешен уҗым бодае билиячәк.

Мәгълүм булганча, көзге чәчү игенчелектә күп яктан отышлы. Ел коры килгәндә дә уҗым культуралары тотрыклы уңыш бирә. Көзен чәчелгән мәйданың күбрәк булса, язгы кызу эш чорында хезмәтне оештыру да җиңелрәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International