Басуда бәла чыкмасын

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Соңгы биш елда урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 41 кешенең гомере өзелгән. Быел да инде Мөслим һәм Питрәч районнарында шундый фаҗигаләрдә ике эшче һәлак булган. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге аяныч очраклардан сабак алырга чакыра һәм урак эшләрендә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә.

Урып-җыю техникасында эшләүчеләр медицина тикшерүе үткәч кенә транспорт белән идарә итүгә алынырга тиеш. Бу таләпне  үтәмәгән җаваплы хезмәткәрләргә  80-100 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелмәсә, 110-130 мең сум  штраф яный. Урып-җыю кебек кызу эш чорында кеше сәламәтлеге һәм иминлеге хакында да  онытырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International