Аларда 3 кеше җитди зыян күргән. Аварияләргә китергән төп сәбәп – автомобильләрнең тизлеген арттыру.
Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. Шул исәптән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 4 йөртүче тоткарланган. Аларның берсенә карата транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә иткәне өчен җинаять эше кузгатылган. Руль артында салмыш килеш тоткарланган машина йөртүчеләрнең калганнарын исә 30 мең сум штраф һәм ел ярым-ике елга кадәр “права”ларыннан колак кагу көтә.