Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлаховны районда махсус карар булмау сәбәпле төзелеш эшләренә ком алып кайту тәртибе турында сорашты. Кунак аңлатуынча, бик аз күләмдә (ул берничә капчык дип чагыштырды) комны кайдан да алырга була, ә менә машина әрҗәсе кадәре өчен Экология министрлыгы рөхсәте кирәк яисә төзелеш материаллары сатучыдан акчага алырга туры килә икән.
Сөт сатып алу бәяләренең җәен бик түбән, ә кибетләрдә бары артуга баруы турында сорауга:
–Кызганыч, әмма без бәяләр кую сәясәтенә катнаша алмыйбыз,–дип җавап бирде кунак. Шулай ук электрга, газга бәяләр артуны да берни эшләтә алмауларын таныды ул. Энергия чыганакларын сатучылар үзара килешеп бәя күтәргәндә моңа каршы чыга ала икән бит хезмәт.
УФАСның Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары очрашуга килүчеләрнең тагын берничә соравына җавап бирде, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер икәнлекләренә ышандырды.