Мәгълүм булганча, 2015 ел республика лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
14 августта Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге яңартылган парк һәм китапханәне ачты. Әлеге ял һәм уку паркы Президент программасы кысаларында реконструкцияләнгән. Ә барысы бу программа нигезендә республикада 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килде. Аларның 75е өр-яңадан төзелгән, ә 68ендә капиталь ремонт үткәрелә.
Президент инициативасы белән тормышка ашырылучы "Парклар һәм скверлар" программасы район үзәге Базарлы Матакның йөзен дә күркәм үзгәртте.
–Районыбызда ял зоналары булдыруга республика бюджетыннан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде,–ди район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова. –Аның миллион сумнан артыгы Базарлы Матакта берничә ел элек төзелә башлаган "Геройлар паркы"н реконструкцияләүгә тотылды. Ә калганына Имәнлек урамында Аналар хөрмәтенә яңа парк корыла. Район үзәгендә яшәүчеләр бит әле парклар төзелешенә үзара салым да түли. Әлеге салым кертемен дүрт тапкыр арттырып республика өстәмә акча бирә. Шулай итеп, шактый саллы сумма килеп чыга.
"Геройлар паркы"ның күркәмлеген, уңайлыгын һәм матурлыгын халык бәяләп өлгерде инде. Имәнлек урамында төзелеп ятучы яңа парк та бик затлы булырга охшаган. Ул 5300 квадрат метр урын били. Төзелеш эшләрен "Строитель и К" оешмасы башкара. Төзүчеләр инде сукмак кирпече (брусчатка) түшәүне төгәлләгәннәр. Хәзер паркны челтәрле койма белән киртәләп алу эшләре башланган. Әлеге коеп эшләнгән коймаларны Түбән Кама шәһәрендә җитештерәләр. Өчәр метр озынлыктагы 30 койма бүлеме инде кайтарылган. Ә койманың гомуми озынлыгы 316 метр булачак.
Парк өчен матур эскәмияләр, чүп савытлары да эшләтеп алынган. Тиздән аларны урнаштыру һәм фонарьлар кую эшләре башкарылачак. Биредә җәяүлеләр сукмагы да, велосипедчылар юлы да булачак.