Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Зур юл – яңа өметләр
2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Сәбәбе – урман уртасында дөньядан "аерылып" утырган бу авылга таба юл төзелә башлады. "Алексеевскдорстрой"ның куәтле "КамАЗ"лары тыз-быз килеп балчык ташый, ә юлсызлыкның төп "гаеплесе" – Чирмешән ярларына тимер торбалар кагыла. Юлны быел ук төзеп бетерергә ышандырмасалар да, күперне өлгертергә вәгъдә бирәләр юлчылар. Шуңа да тумбалыларның кәефе яхшы.
Шуның өстенә урамнарга (гомер булмаган!) 23 лампа куйганнар, бу эш алга таба дәвам иттереләчәк. Су мәсьәләсе дә өлешчә хәл ителгән: су хәзер һәр йортка кергән, әмма сыйфаты әйбәт түгел икән. Моны хәл итү өчен яңа скважина казу турында кайгырта җирлек һәм район җитәкчелеге.
Бу тирәләрдә терлек асрау өчен шартлар бик яхшы, печән әзерлим дисәң, иренмә генә. Һәм авыл халкы моннан файдалана – берничә сыер асрап, дуңгыз үстерә, итен сата, кыскасы, тормыш алып бара. Сөт тапшыручылар да аз түгел.
Җыенда авыл зиратын зурайту, аның тирәсен яңадан тоту, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү кебек сораулар бирелде, аларга район оешмалары вәкилләреннән җаваплар алынды. Һәм шунысын да әйтик: берничә тапкыр Апак җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага авылдагы үзгәрешләр өчен рәхмәт әйттеләр тумбалылар.
Аннары җирлек советының киңәйтелгән утырышы Каракүлдә булды. Җирлек башлыгының отчетын, район оешмалары вәкилләрен игътибар белән тыңладылар җыенга килүчеләр. Сораулар да бирделәр. "Алексеевскдорстрой" Тумбага юл төзегән арада җәмгыять ярдәме һәм техникасы белән авыл күлен тирәнәйтәсе иде, диештеләр. "Терлек асрарга кушасыз, ә җирләребезгә дивиденд бирелми",– дип зарланучы да булды. Кызганыч, әмма, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Владимир Петров әйтүенчә, хәзер пайларны яисә аларга хокукларны кайтару мөмкин түгел икән инде.
Апакта җыен җирлек советының киңәйтелгән утырышы рәвешендә үтте. Чөнки апаклылар җыен буласына бик исләре китмәгән, килүне кирәк санамаган, 314 кешелек авылдан клубта күп булса 30-35 кеше утырды.
Җирлек башлыгы Илһамия Әбҗәббарованың ел башыннан эшләнгәннәр турында отчетыннан соң район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алда торган сайлаулар турында сөйләде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин республикада һәм районда нинди программалар эшләп килүе, алда безне нинди үзгәрешләр көтүе хакында әйтеп үтеп, сентябрьдәге сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
20.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз