Котыру чире котырып арта

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре һәр ике йортта  төлкеләр йөргән урыннарны махсус химик матдә белән эшкәрткәннәр. Бер эткә вакцина ясалган. Төлке белән сугышкан икенче этне эзлиләр.

Районда быел котыру чиренең сигез очрагы теркәлгән. Шуларның бишесе – мөгезле эре терлекләрдә, икесе  төлкедә, берсе эттә.Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Камил Хәйруллин әйтүенчә, котыру чиренә каршы җитди көрәш җәелдерелгән. Читтән чакыртылган махсус бригада 68 төлкене һәм 78 сукбай этне юк иткәннәр.

Р.S. Республикада былтыр хайваннарның котыру чире йоктыру фактлары 38 тапкыр теркәлсә, быел мондый очраклар 200 дән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International