Кабат имтихан тапшырачаклар

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Быел районда тугыз сыйныфны тәмамлаучы 14 укучы, дәүләт имтиханнарында начар (неудовлетворительный) нәтиҗә күрсәтүләре сәбәпле, төп гомуми белем турында аттестат ала алмаган иде. Әлеге укучылар сентябрь аенда төп дәүләт имтиханын кабат тапшыра алачак. Математикадан сынау 7 сентябрьгә, ә рус теленнән 14 сентябрьгә билгеләнгән. Имтиханнар Базарлы Матак урта мәктәбендә үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International