Укытучыларның август киңәшмәләре

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Төп эшкә керешкәнче министр үзен озатып йөрүче район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин белән беренче эш итеп Алексеевск агрокөллияте филиалы булып торган һөнәри училищебызда  булды. Дөресен генә әйткәндә, элеккеге механик мастерскойларны яраклаштырып ясалган биналар күптән инде һөнәр үзләштерү һәм белем алу дәртен арттырырлык хәлдә түгел – укыту корпусы да, лабораторияләр дә, бигрәк тә спорт залы зур ремонт сорый. Булачак механизаторларны әзерләү өчен кулланма әсбапларны да яңартырга күптән вакыт. Училищены тиз арада ремонтларга кирәклеге белән Энгель Фәттахов та шунда ук килеште бугай, әмма карарын төгәл үк әйтеп бетермәде әле.

Аннары ул Базарлы Матактагы өч балалар бакчасын карап чыкты (бу турыда алдагы саныбызда язган идек инде). Балалар иҗаты йортының беренче катында җәелдерелгән күргәзмәләр белән танышты. Район мәктәпләре тырышкан, министрга үзләрендә булган иң кызыклы нәрсәләрне күрсәтергә теләгән. Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Сергей Платонов, Юхмачы мәктәбеннән Андрей Романов укучыларына ничек итеп хәрби-патриотик тәрбия бирүләре турында сөйләделәр. Алпар мәктәбе язучы Нәби Дәүлинең якташыбыз икәнлеген җиткерде. Гимназия лего-конструкторлары белән мактанды. Ә Югары Әлморза мәктәбе остакуллары ясаган кар чистарткычны Энгель Фәттахов үзе дә таныды бугай, ул аны республика остакуллары фестивалендә күргән булып чыкты.

Икенче катта да төрле экспозицияләр күп иде. Министр Яңа Салман мәктәбенең курчак театрына игътибар итте, курчакларга “җан өрүче” укучыларны мактап алды. Шуннан соң август киңәшмәләренең пленар утырышы башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International