Иң яхшы мәктәпләр ачыкланды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
“Укыту эшчәнлеге” номинациясендә Базарлы Матак, Иске Матак мәктәпләре, гимназия, Әхмәт мәктәбе җиңүче дип табылды. Тәрбия эшчәнлеген бик яхшы алып баручылар – Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Яңа Салман урта, Татар Борнае гомуми белем мәктәпләре. Ә яңа уку елына Юхмачы, Югары Әлморза, Хузангай мәктәпләре бик әйбәт әзерләнгән. Бу коллективларга акчалата бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International