Бинада ремонт эшләре төгәлләнде, мәдәният хезмәткәрләре аны юып-җыештырып чыктылар. Инде бүлмәләргә яңа җиһазлар да куелды. Хәзер осталар тамаша залына утыргыч-креслолар урнаштыралар. Шулай ук сәхнә утлары кую, тавыш аппаратурасын көйләү эшләре бара. Сәхнә киемнәре (пәрдәләрне шулай дип атыйлар) дә инде әзер. Бу көннәрдә алар да эленәчәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзер бинаның тирә-юнен ямьләндерү белән шөгыльләнәләр, шунда нигез салынган паркта эшлиләр, чәчәкләр утырталар.