Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңа мәктәп диярсең
2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Түбән Әлки мәктәбе үзе белем һәм тәрбия биреп чыгарган укучылары белән бәхетле. Әлеге уку йортын элекке шәкертләре Татарстанга, бөтен Россиягә танытты. Биредә белем алган артистларны гына санап китү дә ни тора. Татарстанның халык артистлары Рузия Мотыйгуллина, Исламия Мәхмүтова, Әсхәт Хисмәт… Әлеге мәктәп сукмаклары үзендә белем алган шагыйрәбез Бикә апа Рәхимованың да эзләрен саклыйдыр әле. Ә район һәм республика дәрәҗәсендәге күпме җитәкчеләр биредә канат чыгарган.
Тантаналы линейка да бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Иң түрдә бүген беренче сыйныфка керүче сигез бала урын алды. Ә алар янәшәсенә бу уку елының чыгарылыш укучылары чакырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучылар чакырылган, әти-әниләр дә күп килгән иде. Тантананы бик матур итеп мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Закирова алып барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзенең сәламләү сүзендә:
–Бүген без республикабыз Президенты программасы нигезендә ремонтланган сигезенче мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Уку йорты бинасы эчтән дә, тыштан да җиренә җиткереп төзекләндерелде. Биредә балаларга тирән белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Әле яңа гына Президентыбыз 1 миллион 400 мең сумлык мәктәп җиһазлары сатып алуга средстволар бүлеп бирү турында карар чыгарды. Ике-өч атнадан мәктәпкә өр-яңа җиһазлар урнаштырылыр,–диде.
Әлеге хәбәрне бәйрәмгә килгән халык көчле алкышлар белән кабул итте.
Фәрит Хәйретдинов бәйрәмдә катнашучыларны Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайнар котлады.
–Белем көне беренче сыйныфка керүчеләр өчен бигрәк тә дулкынландыргыч. Бүген республикабызда 4 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп партасына утыра. Алда сезне искиткеч матур, мавыктыргыч белем дөньясы көтә, балалар, –диде Фәрит Юсупович.
–Бу мәктәпне ремонтлаганда берьюлы өч республика программасы тормышка ашырылды. Мәктәпне төзекләндерүдән тыш, мөмкинлекләре чиклеләр өчен керү юллары ясалды һәм энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану программасы нигезендә яңа котельня сафка бастырылды,–ди район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин.
Мәктәпнең бүгенге зур бәйрәмендә катнашучы Әсхәт Хисмәтов та һәркемне Белем көне белән тәбрикләде.
–Без бу мәктәпне 1969 елны тәмамладык. Әле кайчан гына аның 80 еллыгын зурлап уздырган идек. Мин җае чыккан саен: "Без данлыклы Түбән Әлки мәктәбен тәмамладык", дип горурланып әйтәм,–диде ул.
Уку елының беренче кыңгыравы шылтырады. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов өр-яңа бинага башта беренче сыйныф укучыларын озатты, аннан кунакларга зур үзгәрешләр кичергән, төзекләнгән классларны күрсәтеп йөрде.
Ике катлы мәктәп танымаслык булып үзгәргән шул. Кабинетлар якты, иркен, зәвык белән эшләнгән. Спорт залы, ашханә, актлар залы да матурланган, яңарган.
Мәктәп бүген икенче туган көнен билгели сыман. Укучылар, укытучылар, ата-аналар – һәммәсе шат, канәгать. Мондый шатлык рухы бу бинада озак саклансын, мәктәп гел укучылар белән тулып торсын иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
20.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
18
май, 2026 ел
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
Алкоголь бәйлелеген формалаштыруга ярдәм итүче сәбәпләр һәм факторлар
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
19.05.2026 елга ашыгыч кисәтү (янгын куркынычы зур)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз