“Нечкәбил”дә икенче булдылар

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
“Нечкәбил” ана матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре бәйгесе республикабызда быел 11 нче мәртәбә үткәрелә. Ләлә Гыймаева июнь аенда бәйгенең Лаешта узган зона турында катнашып, ярымфиналга узган иде. Бәйгедә Ләлә гаиләсе белән чыгыш ясады. Гыймаевларга район мәдәният йортының Любовь Борисова җитәкчелегендәге бию коллективы да ярдәм итте. Конкурсантларыбыз анда “Баллы бал” театральләштерелгән гаилә бәйрәме күрсәттеләр. Бәйгедә республиканың 30 районыннан 47 гаилә катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International