Бәрәңге алуга керештеләр

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бу фермер хуҗалыгында быел бәрәңгене 72 гектарда үстерделәр. Коры вакытта бәрәңгегә су сиптерделәр. Дымга тилмермәгәч, уңыш та әйбәт булган. “Дөрес, бәрәңге алуга керештек кенә әле, эшне төгәлләмичә уңыш белән мактанып булмый”,–ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Тяминов.

Тяминов быел мең тонна сыйдырышлы яшелчә саклау склады да төзүгә кереште. Ул өлгергәч, бәрәңгене шунда саклап, акрынлап кына сата алачак. Арадашчылар бәрәңгене түбән бәядән алу ягында. Склад тулысынча җылытылып файдаланылуга тапшырылса, фермерга уңышны ашык-пошык урнаштыруны кайгыртасы булмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International