Базарлы Матакта бассейн төзелә башлады

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бу атнада биредә булачак объект төзелешенең җир эшләренә керештеләр. Татарстан Президенты бассейнны киләсе елның 1 сентябренә өлгертергә кушты бит. Шуңа да төзелеш эшләре темпы югары булыр, мөгаен.

Белешмә өчен: бассейнның су савыты 35 метрга 25 метрлы булачак, тирәнлеге 2 метр, аңа 1750 куб метр су сыячак. Бассейн төзүгә 100 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International