Мәктәптә экстремизм турында

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Анда барлык сыйныф укучыларының әти-әниләре, шулай ук өлкән укучылар чакырылган иде. Җыелышта экстремизмның, террорчылыкның җәмгыятькә, ил иминлегенә нинди куркыныч белән янавы хакында сөйләштеләр. Укытучылар Сергей Платонов, Илнур Фәйзуллин шул турыда чыгыш ясадылар. “Экстремизмга-юк!” исеме астында укучылар агитбригадасы  шигырьләр сөйләп, җырлар башкарды. Мәктәптә шулай ук гомуми линейка уздырылды, стендлар төзелде. Хәзер инде укучылар “Экстремизмга – юк!” дигән рәсем конкурсында катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International